904нче номерлы Идрәз сайлау участогында иртәдән үк бәйрәм кәефе сизелде
904нче номерлы Идрәз сайлау участогында иртәдән үк бәйрәм кәефе сизелде
Сайлау участогы иртәдән үк сайлаучыларны кабул итте. Мәдәният йорты яныннан җыр-моң агылды. Тирә-юньгә тәмле коймак һәм шашлык исе таралган иде. Авыл халкы берәм-берәм тавыш бирергә килә. 35 ел халык сәламәтлеге сагында торган Гөлүсә Хафизова да сайлауга килүне бурычы итеп санаган. “Авылыбыз елдан-ел матурлана, яшәү шартларыбыз әйбәт. Киләчәктә тагын да матур тормыш көтсен дигән теләктә үз тавышымны бирдем“, – диде ул.#ВыборыТатарстан #ПрезидентТатарстана #ВыборыЛаишево #ВыборыОсиново #ВыборыКазань #ВыборыСтолбище #Татарстан